Башкортстанда Гази Заһитов музее янында Татарстан бүләге итеп зәңгәр чыршы утырттылар

Васил Шәйхразиев Мишкә районы Яңагош авылында Гази Заһитов каберендә булды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортостанның Мишкә районы Яңагош авылында Гази Заһитов исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды. Музей янындагы мәйданчыкта Татарстан бүләге — 10 төп зәңгәр чыршы утырттылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли шура рәисен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якупов, Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев озатып йөри. Мишкә районы Мишкә авылында делегатларны урындагы район хакимияте башлыгы урынбасары Лариса Александрова каршы алды.

Ул Мишкә районы үзәгендә төзелүче Батырлар аллеясы белән таныштырды, Гази Заһитовка һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган һәйкәл проектының видеопрезентациясен тәкъдим итте.

Яңагош авылында урнашкан Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее 2007 елда ачылган. Авыл тарихы, Заһитовларның нәселе хакында музей җитәкчесе Айрат Заһитов сөйләде. Каһарманның туган нигезе урынында торган йорт белән танышканнан соң, Гази Заһитов каберендә дога кылдылар, диелә хәбәрдә.