Ульяновск мөселманнары кубогына футбол турнирында "Бәрәкәт" командасы җиңгән

Бу команда декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен уйнаячак.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең «Яңа буын» физкультура сәламәтләндерү комплексында мини футбол буенча Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына чираттагы турнирда "Бәрәкәт" командасы җиңгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.Көн буе барган бәйгедә Карсун районыннан килгән «Бәрәкәт» командасы турнирның күчмә кубогына лаек булды. Алар декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен көч сынашачаклар, диелә хәбәрдә.Быел турнирда 14 команда көч сынашкан. Футбол мәйданчыгында ерак һәм якын чит илләрдән килеп укучы студентлар да катнашкан.Бәйгенең төп оештыручысы Җәмил Хәйруллов белдергәнчә, Сембер егетләре ел саен ил күләмендә узучы турнирларда призлы урыннарны алып кайтканнар, быел да сынатмаслар.