Конгресс Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыена

Ташкентта 29 октябрьдә „Татар кызы“ халыкара бәйгесе финалы, 30 октябрьдә Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгы уздырылачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ташкентта Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үтү ниятләнә.

«Ташкентта 29 октябрьдә „Татар кызы“ халыкара бәйгесе финалын, 30 октябрьдә Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын уздырачакбыз», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистларга матбугат конференциясендә.

Ул август аенда Республика көне алдыннан 48 төбәктән, 6 чит илдән «Татар кызы» халыкара бәйгесе ярымфиналистларын Казанда кабул итеп бәйге үткәрелгәнен искәртте.

Шулай ук октябрь башында бөтен Россиядән, дөньядан татар яшьләрен җыю ниятләнә. «Яшьләрне бер мәйданга тупларга җыенабыз. Координацион совет төзелде. УНИКСта әлеге чарага әзерләнәбез», — диде Данис Шакиров.