Татарстан язучылары күренекле драматурглар каберенә чәчәкләр салачак

Күренекле драматургларның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберләренә чәчәкләр салу мәрәсиме 8.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан язучылары күренекле драматурглар каберенә чәчәк салачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Таҗи Гыйззәтнең тууына -125 ел, Нәкый Исәнбәтнең вафатына -28 ел тула», диелгән хәбәрдә.

Татарстан язучылары күренекле драматургларның Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберләренә чәчәкләр салачаклар. Мәрәсим 8 сәгатьтә башлана.

Таҗи Гыйзәт кабере -15нче, Нәкый Исәнбәт кабере 13нче аллеяда урнашкан.