Төмән губернаторы Александр Моор «Яңарыш» өлкә газетасын 30 еллыгы белән котлады

Газета Төмән өлкәсендә милли дуслыкны ныгытуга бәяләп бетергесез зур өлеш кертә, диелә губернатор котлавында.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән губернаторы Александр Моор «Яңарыш» өлкә газетасын 30 еллык юбилее белән котлады. Бу хакта газетаның сайтында хәбәр ителә.

«Яңарыш» өлкә газетасы — төгәл, объектив мәгълүмат чыганагы. Ул Төмән өлкәсендә яшәүче күп кеше өчен туган тел булган — татар телендә чыга. Уникаль, актуаль мәкаләләр бәрабәренә газета безнең крайның төрле районнарында яшәүче кешеләрне берләштерә.

Басма Төмән өлкәсендә милли дуслыкны ныгытуга бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Газетада чыккан язмалар Төмән җирлегендәге Себер татарларының көнкүрешен, тарихын, фольклорын һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән. Редакция әдәби татар телен популярлаштыра һәм бу төбәктәге барлык торак пунктларда яшәүче төрле яшьтәге кешеләр өчен газетаны кызыклы итә. Сез укучыларның ышанычын һәм хөрмәтен саклыйсыз, бу басманың киләчәктәге уңышларына нигез булып тора.

Иҗади коллектив өчен бу түгәрәк дата — басманы тагын да кызыклы итү өчен тәҗрибә һәм теләк булганда яңа проектлар башлау өчен бик яхшы вакыт. Газета коллективы заманча язмалар юнәлешендә камилләшер дип ышанам. «Яңарыш» газетасы коллективына сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади үрләр һәм рәхмәтле укучыларны артуын телим», — диелгән губернатор котлавында.