news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар

Тантанада Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүгә килгән Татарстан шагыйрьләре һ.б. катнашты.

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Абдул Фархан

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүгә килгән Татарстан шагыйрьләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең мактаулы рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм оешма башлыгы Фәрит Фәрисов, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Автономия активистлары катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100