“Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Конкурска эшләр 2019 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Матбугат чараларында татар дөньясы турында иң яхшы язмага журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Конкурсны “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Конкурска эшләр 2019 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 301 каб, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм матбугат чаралары белән элемтә идарәсе. Конкурс эшләре “Татар рухы һәм каләм” дип тамгаланырга тиеш.

Почта аркылы җибәрү өчен адрес: 420111, Татарстан Республикасы, г.Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1, Бөтендөнья татар конгрессы башкарама комитеты.