news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендәге Сәләй Вәгыйзов музеена Татарстаннан оныгы һәм килене килде

Татарстан кунаклары музей-йортка Сәләй Вәгыйзовның кулъязмаларын, киемнәрен һәм тормыш иптәшенең шәхси әйберләрен, татар язучыларының балалар китапларын тапшырды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Байтуган авылында «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музеена аның оныгы Аида белән ире һәм килене Лилия Вәгыйзова килде.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, кунакларны мәктәп укучылары каршы алган. Кунаклар укучыларга Сәләй Вәгыйзовның тормышта нинди булуын, әбисе һәм бабасының төрле киңәшләр биреп торуларын сөйләделәр.

Татарстан кунаклары музей-йортка Сәләй Вәгыйзовның кулъязмаларын, киемнәрен һәм тормыш иптәшенең шәхси әйберләрен, татар язучыларының балалар китапларын тапшырды.

Вәгыйзовлар укучы балаларны Татарстан чәкчәге белән сыйлады һәм мәктәпкә Р. Вәлитова һәм С. Вәгыйзовның «Татар теле» китабын тапшырды. Шулай ук кунаклар тау башына куелган «Әлифба» язуын да карады.

Сәләй Вәгыйзовның улы Камил Вәгыйзов әтисенең ватанында дүрт тапкыр булган, ә оныгы һәм килене монда икенче мәртәбә килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100