Самараның Карабиккол һәм Татар Әбдекие авыллары тарихы турында китап чыгачак

Китапта урнаштыру өчен кызыклы, истәлекле фотографияләр, документлар тапшыру сорала.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Быел Самара өлкәсе Шенталы районының Карабиккол һәм Татар Әбдекие авыллары тарихы турында китап чыгачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш инде йомгаклау этабында, бүгенге көндә фото һәм башка иллюстрацияләр туплана. Шуңа күрә Карабиккол һәм Татар Әбдекиендә яшәгән, анда туып башка җирләрдә гомер итүче һәм әлеге тема белән таныш булган башка милләттәшләргә, якташларга китапта урнаштыру өчен кызыклы, истәлекле фотографияләр, документлар тапшыру сорала.

Документларны Самара Халыклар дуслыгы йортына (Воронежская урамы, 9, телефон: 89023742801, e-mail: azan06@mail.ru) тапшырырга мөмкин 

Фото һәм башка материалларны шулай ук Карабикколда хуҗалыкның башлыгы Эдуард Заһидуллинга (тел. 89375828271) һәм Әбдекидә Рәшит әфәнде Зөлкәрнәевка (тел. 89397171417) тапшырырга була.

"Барлык фото, документлардан күчермәләр алынып ияләренә кайтарылуга тулысынча гарантия бирәбез", - дип искәртә китапны әзерләүчеләр.