Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла
Җиңүче төркемнәр истәлекле бүләкләр белән 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә бүләкләнәчәк.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 2021нче елның 17 апрелендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештыра.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, уенда гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашачак.
Уен шартлы рәвештә 3 өлештән торачак. Беренчесе — иҗади бирем, икенчесе — нокталар буенча йөреп, сорауларга җавап бирү, өченче өлеш — оешмаларны икетеллелеккә тикшерү. Биремнәр Казан шәһәрен яңа яктан ачачак, атаклы шәхесләр белән бәйле урыннарны күрсәтәчәк. Квест-уенны оештыруда ТР Милли китапханәсе, Татар китабы йорты, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да катнаша.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче төркемнәр билгеләнәчәк. Барлык төркемнәр дипломнар, ә кураторлар — рәхмәт хатларын алачак. Җиңүче төркемнәр истәлекле бүләкләр белән 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә бүләкләнәчәк.
Башлану вакыты һәм урыны: 17 апрель, 11.00, Бауман урамындагы сәгать янында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз