Төрек галимнәре Төркиянең «Тәмрин» журналында Аяз Гыйләҗев иҗатын яктыртканнар

Әдәбият галимнәре Хәсәен Барган һәм Абдулкадир Чекич татар әдибенең тормышын һәм әсәрләрен фәнни яссылыкта тикшергәннәр.

(Истанбул, 15 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Соңгы саны тулысынча татар язучысы Аяз Гыйләҗевкә багышлаган «Тәмрин» фикер һәм әдәбият төрек журналында Төркиянең күренекле әдәбият галимнәренең татар әдибе хакында мәкаләләре басылган.

Филология фәннәре кандидаты Хөсәен Барган «Аяз Гыйләҗевнең йөрәк ярасы» исемле мәкаләсендә татар әдибенең «Яра» әсәренә анализ ясаган. Ул Аяз Гыйләҗев әсәрләрен  Халит Зыя, Саит Фаик, Сабаһаттин Али кебек төрек язучылары әсәрләре белән чагыштырган, аларның туган як матурлыгына игътибар күрсәтмәүләре, ә А.Гыйләҗев әсәрләрендә туган җирне олылауга зур әһәмият бирелүен ассызыклаган.

Мәкалә авторы «Яра» әсәренең агач, кош, туган җир, туфрак мотивларына бай булуын искәртә. «Агачларның да кешеләрнеке кебек йөрәкләре бар, аларның йөрәкләре туфрак эчендә тибә. Тамырлары туфрактан кубарылса, алар да кешеләр кебек яшәүдән туктый», — дип әсәрдән өзекләр китергән.

Хөсәен Барган  А.Гыйләҗевне әсәрләрен чын тормыштан алып язучы әдип дип бәяләгән: «Аяз Гыйләҗев — эстетик рухлы философ. Аның йөрәге татар дип тибә. Милләте өчен Баграж урманнарыннан күтәрелгән җан авазы бүген, тәрҗемәчеләр ярдәме белән, илләр чикләрен ашып, ерак офыкларда яңгырый», — дип язган.  

Татар әдибенең тормыш юлы һәм иҗаты галим Абдулкадир Чекичнең «Ирекле һәм  үзенчәлекле язучы Аяз Гыйләҗев» дип аталган  мәкаләсендә сәясәт, дин һәм миллилек яссылыгында тикшерелгән. Татар әдәбияты тарихына кагылып, А.Гыйләҗев белән Г.Исхакыйның иҗаттагы уртак үзенчәлекләрен игътибар үзәгенә алган. Икесенең дә милләт язмышы өчен борчылуларын телгә китергән.

Мәкалә авторы Аяз Гыйләҗевне тормыш чынбарлыгына таянып язуын, авыл әдәбияты агымы вәкиле булуын, татар авылы тормышы аркылы татар милләтенең шатлык — көенечләрен яктыртуын, бәйсезлеге булмаган җирлектә бәйсез рух белән иҗат итүен билгеләп үткән.