Татар халкы легендар җырчы Усман Әлмиев белән хушлашты

Хушлашу вакытында Усман Әлмиевнең татар опера, музыка сәнгатенә зур өлеш кертүе билгеләп үтелде. Шулай ук аның үзенең җырлары белән Татарстаннан читтә яшәүче татарларны берләштерүе, аерата кешелекле булуы турында әйтелде

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”. Бүген татар халкы легендар җырчы Усман Әлмиев белән хушлашты. Аны озату чарасы Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында оештырылган иде. ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, җырчы иҗатын сөючеләр Усман Әлмиевкә соңгы тапкыр хөрмәт хисләрен җиткерде.

Хушлашу вакытында Усман Әлмиевнең татар опера, музыка сәнгатенә зур өлеш кертүе билгеләп үтелде. Шулай ук аның үзенең җырлары белән Татарстаннан читтә яшәүче татарларны берләштерүе, аерата кешелекле булуы турында әйтелде.

Усман Әлмиев татар халык җырын популярлаштыручы буларак билгеле иде. Ул1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туган, 1935 елда Татар сәнгать техникумын һәм Казан музыка техникумын тәмамлагач, Мәскәү консерваториясе карамагындагы Татар опера студиясендә укыган. Усман Әлмиев 1938-1958 елларда - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, 1958-1968 Татар филармониясендә эшләгән. Артист Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Алтынчәч”, “Җәлил”, “Галиябану”, “Самат” һәм башка музыкаль комедияләрдә баш партияләрне башкарган.

1945 елда - Татарстанның атказанган артисты, ә 1957 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Утыз елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, егерме елын аңа җитәкчелек итә.

Билгеле булганча, Усман Әлмиев узган ел зурлап 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә кичә оештырылган иде.

Усман Әлмиев гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнә ветераннары, сәнгатькәрләргә багышланган кичәләрне оештыруны да башлап йөрде. Бүген аны Казанның Яңа татар бистәсендәге Татар зиратына җирләделәр.