Ана теле буенча олимпиада

Ана теле буенча олимпиада

(Чуашстан, 15 март, “Татар-информ, Ләйлә Исламова). Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы урта мәктәбендә ана теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиада узды. Башка өлкәләрдә андый бәйгеләр элегрәк узган иде инде. Биредә олимпиаданың соң үтүе Чуашстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу чарага игътибары җитмәүдән, ахрысы. Ә олимпиаданың биредә узуы, Шыгырдан авылын Чуашстан татарларының башкаласы дәрәҗәсенә күтәрә кебек. Чөнки халкы меңгә якынлашып килүче бу авылга динебезне, милли мәдәниятебезне саклау, шулай ук икътисади уңышлары буенча республика күләмендә тиңнәр юк. Бәйге Казаннан алынган телдән һәм язма рәвештә җавап таләп иткән биремнәр нигезендә барды.

Биремнәрне тикшереп, комиссия җиңүчеләрне ачыклады. 11нче сыйныф буенча ана телен иң камил үзләштергән укучы дип Шыгырдан мәктәбе вәкиле, 30 балл җыйган Әлмира Сәлимҗанова табылды. Республиканың Мәгариф министрлыгы вәкиле аны Алтын медаль белән бүләкләде. 10нчы сыйныф буенча шул ук районның Озын куак мәктәбе укучысы Гүзәлия Тимергалиева җиңеп чыкты, ә 9нчы сыйныф вәкилләре арасында Комсомол районының Чичкан авылы егете Илдус Гыймаевка тиңнәр булмады. Аларга да көмеш һәи бронза медальләр тапшырылды.

Мәгариф министрлыгы вәкиле шулай ук җиңүче балаларның укытучылары Гөлсинә Абайдуллова, Тәзкирә Әхмәтева һәм Рамилә Гайфуллиналарга да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ерак Козлов районыннан моңа кадәр ана теле буенча олимпиадаларда катнашкан укучылар юк иде әле. Аннан беренче мәртәбә килгән Нурия Сафиуллина үзенең катнашуына зур канәгатьлек белдерде һәм быел җиңә алмаса да, икенче елга чын-чынлап әзерләнеп киләчәген әйтте. “Чөнки, - диде ул, - укытучыларыбыз да яхшы, авылдагы китапханәдә татарча китаплар да җитәрлек. Ә ана теле һәм әдәбиятен яратып өйрәнүчегә башка нәрсә кирәкми дә – шул җитә”.