Минскидагы татарлар 2020 елда үткәреләчәк чаралар турында сөйләште

Быел чаралар ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда Минск шәһәрендәге «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары Яңа 2020 елны каршылап, бәйрәм оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы

оешма җитәкчесе Эльвира Левшевич сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Үткән елга йомгак ясап, алдагы елга яңа максатлар куеп, жырлап, биеп, күңел ачтык», — ди милләттәшебез. Быел оештырылачак күп кенә чаралар ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачагын да әйтте.

Белешмә өчен: Татарлар Беларусь Республикасына 1319 елда килеп урнаша башлаган. 2009 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, биредә 7316 татар яши.