Ижевскида "Татар кызы-2020" бәйгесенә кастинг була

Конкурска сайлап алуның төп таләбе — татар телен белү.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 24 ноябрьдә Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында "Татар кызы-2020" матурлык һәм талантлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен кастинг узачак. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Быел конкурска 18 яшьтән алып 24 яшькәчә кызлар һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Татар мәдәнияте, туган тел белән кызыксынуны кечкенәдән үк уятырга булганнар.Барлык ата-аналар да үз балаларын татар төркемнәре эшли торган балалар бакчаларына бирә алмый. Ә нәниләрнең үз талантларын күрсәтәсе, яшьтәшләре белән туган телләрендә аралашасылары килә. Өлкәнрәк катнашучылар аларга ярдәм итәчәк, — ди "Татар кызы" проектының координаторы Рушана Саттарова.Конкурска сайлап алуның төп таләбе — татар телен белү. Шулай ук катнашучыларга үзләрен тәкъдим итәргә һәм иҗади номер әзерләргә кирәк. Оештыручылар аны булачак әниләр көненә багышларга тәкъдим итә."Татар кызы-2020" төбәк конкурсының финалы 2020 елның 20 мартында Удмуртия дәүләт филармониясендә узар дип көтелә.