Магнитогорск татарлары автономиясе татар мәдәнияте коллективларына кушылырга чакыра

18-35 яшьлек егет-кызларны «Идел» клубы, «Йолдыз» татар җыры ансамбле һәм татар телен яратучылар клубы көтеп кала.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарларының милли-мәдәни мохтариятендә 18-35 яшьлек кызлар һәм егетләрне татар мәдәнияты бүлеге коллективларына чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Идел» татар яшьләре клубында яшьләр үз талантларын күрсәтә, татар биюләрен өйрәнә һәм татар яшьләре форумнарында катнаша ала. Элемтә өчен телефон: +7 912 409-85-82 (Алия).

«Йолдыз» татар җыры ансамбле вокаль иҗатта үз сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен туры килә. Барлык сораулар буенча: +79630956341 (Илина).

Моннан тыш, түгәрәкләр арасында татар телен яратучылар клубы да бар. Биредә тәҗрибәле педагог һәм көчле укыту программасы катнашучыларга татар телен өйрәнүдә сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Барлык сораулар буенча: +79068549863 (Альбина).