Лейпцигта Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Яңгырга карамастан, чарада 200дән артык кеше катнашты.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Германиянең Лейпциг шәһәрендә Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Андрей Дронов һәм Татарстан Республикасының Германиядәге рәсми вәкиле Таһир Гатауллин ачты.

Яңгыр явуга карамастан, катнашучылар саны 200 кешедән артып китте. Кунаклар өчен махсус палаткалар куелды.

Концертны Германиядәге Татарлар берлеге вәкилләре Венера Вәгыйзова һәм Барый Дианов алып барды.

Дүрт сәгатьлек концертта «Прима» балет мәктәбеннән «Прима-Лейпциг» җәмгыяте һәм «Премиум» музыка студиясеннән яшь артистлар, шулай ук «Вектор-шуле» һәм Вальдемар Шмидт җитәкчелегендәге «Пульс» эстрада ансамбле чыгыш ясады.

Танылган татар музыкантлары — Берлиннан Алия Водовозова һәм Франкфурттан Муса Малик бәйрәмдә махсус кунаклар буларак чыгыш ясадылар.