Новосибирскида балаларга татар теле һәм милли уеннар өйрәтәләр

Дәресләргә 4-10 яшьлек балалар чакырыла.
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Новосибирск "Татар сәгате" балалар студиясендә сабыйларны татар теленә, вокалга, рәсем ясарга, милли уеннарга өйрәтәләр. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.  Студиягә 4-10 яшьлек балалар чакырыла. Дәресләр һәр якшәмбе саен көннең беренче яртысында уздырыла, диелә хәбәрдә.