"Татар кызы" бәйгесенең финалында катнашу минем өчен зур бүләк - Əстерханнан Ə.Садыйкова

24 октябрь көнне Уфа каласында "Татар кызы 2017"не ачыклаячаклар.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 24 октябрь көнне Уфа каласында "Татар кызы 2017"не ачыклаячаклар. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, финалга 12 чибәр узды. Болар - Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Крым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү). Моннан тыш, Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан махсус кунаклар булачак.

Əлфия Садыйкова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, ул 2016 елда Əстерханда узган "Татар кызы" бәйгесендә катнашып карарга ниятли һәм анда җиңеп чыга.

"Миңа шунда ук россиякүләм "Татар кызы"нда катнашырга тәкъдим иттеләр һәм мин каршы килмәдем. Конкурсның Казанда узган өлешенә күп белемнәр белән килгән булсам, анда безгә тагын да күбрәк белем бирелде. Мин үземнең аңымны һәрчак камилләштерергә, белемемне арттырырга яратам һәм бу миңа бик ошый", - ди Əстерхан гүзәле.

Конкурсның аш-суга кагылышлы өлешендә кызлар токмач кискән иде. "Мин үзем дә кимендә 3 рецепт белә идем. Бу бәйгедә тагын да күбрәк рецептлар өйрәндем", - ди Əлфия Садыйкова.

Конкурска әзерләнергә аңа әнисе ярдәм иткән.

"Конкурста барлык кызлар да җиңүчедер дип уйлыйм. Билгеле инде, мин үземнең җиңәчәгемә ышанам. Тик катнашу, конкурстантлар белән аралашу үзе бер бәхет. Алар барысы да бик тырыш, акыллы, чибәр, белемле", - дип бәя бирде "Татар кызы"нда катнашучы.

Əлфия үзе Əстерхан дәүләт консерваториясендә, 3 курста белем ала. Булачак пианиначы. Укырга ярата. Əлфия Садыйкованың әти-әнисе Казан ягыннан.

"Уфада "Татар кызы" бәйгесенең финалында катнашу минем өчен үзе зур бүләк", - диде агентлык хәбәрчесе әңгәмәдәше.