Садри Максуди Арсалның оныгы, галимә Гөнүл Пултар милләттәшләренә мөрәҗәгать белән чыга

Ул Хәтер көне уңаеннан татар халкының ачы язмышы һәм бүгенге проблемаларына игътибар юнәлтә.

(Истанбул, 14 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Хәтер көне уңаеннан танылган милләттәшебез мәхрүм Садри Максуди Арсалның оныгы, Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе, филология фәннәре докторы Гөнүл Пултар социаль челтәрендәге бите аша татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хөрмәтле илдәшләр! Быел Казан Ханлыгы җимерелүенең 465нче елы. Һәм без барыбыз бу айның уртасында, Хәтер көнендә, яулап алу вакытында мәрхүм булган шәһитләрнең хәтере алдында баш иябез. Рухлары шат булсын!” дип башлана ул.

“Әгәр дә Ханлыгыбыз юкка чыкмаса, дәүләтебез бүгенге көндә күптән заманча (модерн) милли дәүләт хәленә әверелер иде. Хәлбуки, 465 елдан бирле туфрагы башта губернияләргә, аннары автоном республикаларга яки кечкенә идари төбәкләргә аерылды.

Шулай булуына карамастан – барлык христианлаштыруга, урыслаштыруга, мөһаҗирлеккә, таркалуларга, чит илләрдә гомер итәргә дучар булуларга карамастан, милләтебез башын югары күтәргән. Дөньяның кайсы почмагында яшәсә дә, үзен бу милләтенең бер өлеше итеп күргән кешеләребез моны аңыннан чыгармый. Авырлыкларга карамастан, милләтебезне аякта тоткан, горурландырган нәселләргә барыбыз да рәхмәтле булырга тиешбез. Аларны, ата-бабаларыбызны, ихтирам белән искә аласым килә”, - дип дәвам иткән мөрәҗәгатен Гөнүл ханым. Ул шулай ук үзен борчыган милли проблемаларга кагылып үткән: “Узган август аенда оештырылган Бөтендөнья татар конгрессыннан кайгыланып кайттым. Бөтен кайнар нотыкларга, иҗтимагый аланда игълан ителгән карарларга, язылган һәм нәшер ителгән отчётларга карамастан, хәзерге Президенттан соң президентлык статусының дәвам итәчәгенә, 2017 ел июль аенда срогы чыккан Татарстан белән федераль үзәк арасындагы Шартнамәнең яңартылуына, мәгариф ситемасында тик урысча гына укытылу һәм моңар бәйле буларак ана телебезне яшәтү алдындагы киртәләрне юкка чыгаруга, Кырым татарларының вазгыятендә берәр үзгәреш булачагына, сүз иреге һәм кеше хокуклары мәсьәләсендә тәрәккыят булачагына ишарә һәм гарантия күрмәдем”.

Гөнүл Пултар Бөтендөнья татар конгрессында алынган карарлар, андагы яңалык белән бәйле фикерләрен дә җиткергән: “Конгресс җыелышының бер генә анык нәтиҗәсе – делегатларның Милли Шураны “сайлавы” – булды. 1992 елны уздырылган беренче конгресс җыелышында оештырылган, Казан үзәгендә зур бинада күп санлы кешеләре белән эшләгән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура карамагына тапшырылды. Бу яңа оешма исә, аны барлыкка китергән этәргеч сәбәпләр һәм максатлары белән идарә рәвеше мәсьәләсендә рәсми итеп белдерелгән мәгълүмат әлегә канәгать дәрәҗәдә булмаса да, бу хакта фикер йөртер өчен әлегә бик иртә булуын уйлыйм. Милли шураның чынлыкта ни булачагын киләчәктә күрәчәкбез”, - ди ул.

Әдәбият галиме Татарстандагы уңай күренешләргә дә игътибар юнәлтә: “Казан шәһәре соңгы күргәнемнән соң тагын да зурайган, Татарстанны узган көннәр белән чагыштырганда тагын да уңышлы-имин дип таптым. Һәм сөендем дә. Икътисадый көчнең бүтән тармакларга да куәт биргәнен сизәбез», - дип, ул мөрәҗәгатен түбәндәчә тәмамлаган: “Минем киләчәккә ышаныч белән карыйсым, барыбызның гайрәт һәм тырышлыгы белән милләтебезне якты көннәр көткәнен уйлыйсым килә.

Бу милли хәтер көнендә тагын да бердәм һәм бергә булырбыз дип өметләнәм, хөрмәт һәм мәхәббәт белдерәм.

Гөнүл Пултар (фәннәр докторы)”.

Белешмә өчен: Гөнүл Пултар - ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе, 1907-1913 еллар арасында Русия Дәүләт Думасы депутаты, Төркия Республикасының корылышында Мостафа Кемаль Ататөрек белән иңгә-иң куеп хезмәт күрсәткән сәясәтче, хокук, тарих һәм филология фәннәре галиме Садри Максуди Арсалның һәм татар тарихында зур урын тоткан Рәмиевләр нәселеннән булган Камиләнең оныгы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, төрки-татар халкына кагылышлы гыйльми хезмәтләр авторы Гадилә Айданың кызы.

Гөнүл (татарчасы Күңел) Айда-Пултар 1945 елның 11 декабрендә Истанбул каласында дөньяга килгән. Чорының иң атаклы Роберт колледжында “Чагыштырмалы әдәбият” юнәлешендә укыган. Төркиядәге алдынгы югары уку йотларының берсе булган Урта көнчыгыш техник университетында аспирантура тәмамлаган. 1982-1990 еллар арасында шул ук уку йортында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1992 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Әнкарәдәге Билкент университетында лекцияләр укый. Истанбулдагы мәшһур Босфор университетында дәресләр бирә. Аның тормышында фән белән җәмәгать эшчәнлеге - бергә үрелеп бара торган аерылгысыз ике тармак. Туктаусыз эзләнүләре Гөнүл ханымны 1998 елда хәтта Гарвард университетында гыйльми эзләнүләр алып баруга этәрә. Ул озак еллар Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазыйфаларын үти. Чит илләрдәге тикшеренү корылышларында әгъза булып тора. Америка Кушма Штатларында басылып килә торган «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы, Төркиядәге «Америка тикшеренүләре» журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире. Гөнүл ханымның мәкаләләре Америка һәм Аурупа илләрендә генә түгел, Һиндстан, Япония матбугатларында да зур игътибар күрә. Ул шулай ук «Дөнья – бер куласа» һәм «Кулларымнан су эчсеннәр» романнары авторы да. Әдәбиятчы буларак үзен төрле җанрларда сынап карый. Аның «Багбозуму (Җимеш бакчаларының таркатылуы)» дигән сценариесе Роберт колледжы Кино клубының призына лаек күрелә, хәтта «Бер иптәшкә хат» дип француз телендә язган әсәре 1970 елда Франциянең «Hachette» һәм «Larousse» китап нәшриятләре бәйгесендә беренче урынны ала. Романнары тышында ул «Кардәшем, яралы син», «Фәкыйрь Байкуртны искә алганда» җыентыклары, «Кардәшлеккә мең сәлам», «Илхан Башкүз белән әңгәмә» исемле китаплары аша Төркия әдәбият мәйданында әһәмиятле урын били.

Гөнүл ханым, үзе кебек үк фән эшлеклесе, милләте буенча кырым татары Мостафа Пултар белән гаилә корып, берсе кыз, ике малай – өч бала үстергән.