Казанда Хәтер көне уңаеннан чаралар уза

Хәтер көнендә 250 гә якын кеше катнаша.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Хәзерге минутларда Казанның Кәрим Тинчурин бакчасында Хәтер көне – матәм чарасы бара.

Хәтер көне Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарга һәм татарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхесләр рухына дога кылудан башланды. Матәм чарасында 250 гә якын кеше катнаша. Моны "Татар-информ" хәбәрчесенә полиция хезмәткәрләре исбатлады. Оештыручылар Хәтер көненә 500гә якын кешене чакырган булган.

Татар дәүләтен яклаган бабаларыбызның хәтер көне - тарихи вакыйга. Татарлар һәм башка милләтләр үз тарихын онытырга тиеш түгел", - дип белдерде оештыручыларның берсе Галишан Нуриәхмәтов. Әйтергә кирәк, чарага башка милләт халыклары да чакырулы.

Хәтер көне 1552 елның 12 октябрендә Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 465 ел тулды.