Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдәге татар яшьләрен җанисәптә актив катнашырга чакырды

Бүген Казанда XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы башланды.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренә җанисәпнең әһәмиятен аңлатты.

«Җанисәптә актив катнашу татарлар өчен зур әһәмияткә ия. Ул ничәнчедер урында [сан буенча - ТИ иск.] булуны күрсәтү өчен генә кирәк дип уйлау дөрес түгел. Безгә кайсы төбәктә күпме татар яшәвен, нинди күләмдә ярдәм, күпме кадрлар, күпме чаралар уздырырга, күпме китаплар кирәк булуын аңлар өчен кирәк», — ди ул.

Ул «Татар яшьләре көннәре» форумының беренче елларын искә алды.

«Бу чара башланып кына килгәндә бик күп каршылыкларга очраган идек. Без аны барыбер зур итеп башлап җибәрә алдык, чит төбәкләрдән дә яшьләрне чакырдык. Кыенлыклар булуга карамастан, «Татар яшьләре көннәре”н ел саен уздырдык», — ди Гыйльметдинов.

Ул төбәкләрдә яшәүче татарларга зур өметләр баглавын әйтте. «Сезне җырларга, биергә, күңел ачарга гына чакырмыйбыз. Төбәкләрдәге татар оешмаларын җитәкләгән абый-апалар олыгайды, аларга алмаш, ярдәмчеләр кирәк. Безгә, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары белән бергә, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә эшләргә кирәк. Без сезгә өметләр баглыйбыз», — ди ул.

  • Бүген Казанда XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы башланды. Форум 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Чарада Россиянең 30 төбәгеннән 180 делегат катнаша.