news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскидагы Татар бистәсе тарихына багышланган китап чыкты

Әлеге басма Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәме белән нәшер ителгән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы уңаеннан зур фәнни эш тәмамланган. Шуның нәтиҗәе булып «Ижевскиның Татар бистәсе тарихы» китабы чыккан. Бу турыда Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Китапны Ижевскида яшәүче Гата Кутузовның коллекция материаллары буенча төзегәннәр. Гата Кутузов туган якны өйрәнүче галим.

Китап «ТатарБазарФест» проектының йомгаклау этабы булып тора. Ул Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Удмуртия Милли музее тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

«Фәнни эшчәнлек — Удмуртия Милли музее эшенең мөһим юнәлеше булуын билгеләп үтәсем килә. Удмуртия татарларының тарихи мирасын өйрәнү буенча безнең музейның фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева зур хезмәт куйды. Милли музей хезмәткәрләре безне тагын кызыклы фәнни казанышлар белән сөендерер дип өметләнәм!» — дип язган үзенең «Вконтакте» битендә Удмуртия Республикасының Милли музее директоры Александр Волков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100