Сөяктән сыннар ясаучы Минсәлим Тимергазиев Төмәннең Мактаулы гражданины булды

Тубыл халкы аны - шәһәрнең символы дип атыйлар.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, югары сәнгать дәрәҗәсендә сөяктән сыннар кисүче рәссам Минсәлим Тимергазиевка Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины исеме бирелде. Тубыл рәссамы үзенчәлекле, аеруча күләмле, сюжетлы, композицияле әсәрләре белән дөньякүләм танылган күренекле оста. Бу турыда Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

«Ул халыкка иҗаты, тырыш хезмәте белән якын. Үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә алган, күргәзмәләр аркылы үзенең иҗатын гади тамашачыларга җиткергән рәссам якташларында горурлык хисләрен уята. Тубыллылар аны — шәһәрнең символы дип тә атыйлар. Минсәлим Тимергазиев композицияле иҗади хезмәтләре белән шәһәр, өлкә, регионара һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша», — дип яза Римма Умитбаева.

Күп еллар элек аның иҗат юлы Тубыл шәһәренең танылган сөяктән сыннар кисү фабрикасындагы изостудиясендә башлана, аннары рәссам балалар сәнгате мәктәбендә укыта. 1991 елны Минсәлим Тимергазиев Тубыл дәүләт тарихи–архитектура музей-тыюлыгы каршындагы сәнгать-сәнәгать артеленә нигез сала.

Римма Умитбаева сүзләренчә, бүген «Минсәлим» остаханәсенә кергән һәр кешене якты йөз белән каршы алалар. Монда эшләп торган сөяк музеенда Минсәлим Тимергазиев үзе дә экскурсияләр алып бара. Ул бик кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли.

Истәлекле урында урнашкан «Минсәлим» остаханәсе бинасында ятим балалар йорты була. Минсәлим Тимергазиевның балачагы монда үтә. Үзенең тормышында хатирәләре, иҗади эше иң мөһим урын алып торганы турында ул еш искә ала.

Күп еллар ул студентлар, укучылар, музейга килүчеләр өчен мастер-класслар оештыра. Узган ел төрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән останың исеме Тубыл шәһәренең Мактау китабына кертелә, диелә бу хәбәрдә.