news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Пенза өлкәсендә онлайн-Сабан туе була

Пенза Сабантуе социаль челтәрләрдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Бүген Пенза өлкәсендә онлайн-Сабан туе була
Михаил Захаров

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 14 июльдә Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар онлайн-Сабан туен бәйрәм итә. Сезнең игътибарыгызга татар гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтүче 5 төп мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башта бәйрәмне ачу тантанасы була. Аннары күңелле балалар Сабантуе; уңышлы товар җитештерүчеләр мәйданчыгы; спорт мәйданчыгы эшли башлый.

Сабантуе Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары һәм сәнгать коллективлары катнашында онлайн-концерт белән дәвам итә.

Пенза Сабантуе 10.00 сәгатьтә түбәндәге аккаунтларда башлана:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100