Краснодарда татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләгәннәр

Краснодар шәһәрендә Сабан туе бәйрәме узды.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). 6 июльдә, Краснодар шәһәрендә “Болгар-К” татар җәмгыяте “Сабантуй-2019” татар милли бәйрәме уздырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.Бәйрәм ачылышында берләшмә рәисе вазифаларын башкаручы Юныс Хәеров һәм берләшмә рәисе урынбасары Алия Гегиева катнашты. Краснодар татарларын шәһәр администрациясе, милли мәдәни үзәкләр администрациясе һәм милли оешмалар рәисләре котлады, диелгән хәбәрдә.Бәйрәм кунакларына концерт программасы тәкъдим ителде. Анда Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Төхвәтуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин катнашты. Шулай ук җирле артистлар һәм бию коллективлары чыгыш ясады.Татарстан кунаклары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. “Болгар-К” оешмасы активистларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар “Тарих” милли музее экспонатларын һәм “Мирас” кул эшләре клубы оештырган күргәзмәне карады.Аерым мәйданчыкта төрле авырлык категорияләрендә көрәш ярышы узды. Шулай ук көянтә белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тарту, балалар өчен күз бәйләш уены, бәйләнгән күз белән чүлмәк вату, аркан тарту, капчык сугышы уеннары булды. Сабантуй кунакларын пылау, бәлеш, өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия, каймак бәлеше, бавырсак һәм чәкчәк белән сыйладылар.Краснодар халкына һәм шәһәр кунакларына татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре тулысынча күрсәтелде. “Болгар-К” оешмасы активистларына, Краснодар шәһәре администрациясенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.