news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татар милли бәйрәме Сабан туе 32нче тапкыр булды

Быел бәйрәм Самара губерниясенең 170 еллыгына багышланган иде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).12 июньдә Самарада 32нче тапкыр милли татар бәйрәме Сабан туе узды. Быел ул Самара губерниясенең 170 еллыгына багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гагарин исемендәге паркта спорт ярышлары, шул исәптән татар милли көрәше, халык уеннары белән Сабантуй өчен традицион программаны оештырдылар. Иҗат коллективлары чыгышлары һәм милли ризыклар бәйрәм рухын булдырды.

Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Сабантуйның мәртәбәле кунагы булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100