Омскида Сабан туе кичектерелгән

Әмма өлкәнең татар авылларында милли бәйрәмне билгеләп үтәчәкләр.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 15 июнь көнне Омскида узачак Сабан туе кичектерелгән. Сәбәбе - шәһәрдә көчле яңгырлар яву. Бу хакта Омск өлкәсенең "Мәдәният" татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
 
"Узган ялларда Омскида урамда үткәрелә торган барлык чаралар да кичектерелде. Шәһәрдә көчле яңгырлар яуды. Киләсе ялларга да явым-төшемнәр көтелә. Моннан тыш, Коготово һәм Үләнкүл авылларында Сабан туйлар узачак", - диелә хәбәрдә. 
 
Омскида Сабан туен 13 июльдә үткәрергә планлаштыралар.