Италия Сабан туенда Айгөл Бариева җырлаячак

Италиядә Сабан туе икенче тапкыр оештырыла.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 15 июнь көнне, Италиянең Балонья каласында узачак Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева сәхнә тотачак. Бу хакта Италия татарлары диаспорасы хәбәр итә. 
 
Моннан тыш бәйрәмдә "Сәйдәш" бию ансамбле солисты Евгений Никитин чыгыш ясавы көтелә. 
 
Билгеле булганча, Италиядә милли бәйрәм быел икенче такыр үткәрелә. Аны Италия татарлары диаспорасы рәисе Лилия Шәйхиева оештыра. 
 
Узган ел кунакларны танылган артистлар Айдар Сөләйманов һәм опера җырчысы Алиса Мамина чыгышлары белән сөендергән иде.