Чуашстанның Батыр районы Кыр Башихы авылында “түгәрәк өстәл” узачак

Чуашстанның Батыр районы Кыр Башихы авылында “түгәрәк өстәл” узачак

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 27 июньдә Чуашстанның Батыр районы Кыр Башихы авылында “түгәрәк өстәл” узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белдерүенчә, аны Чуашстанның Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

“Түгәрәк өстәл”дә каралачак иң төп мәсьәлә – җирле татар халкы мәдәниятенең бүгенге халәтен карау.

“Кыр Бишихы - халкыбызның классик язучысы Фәтхи Бурнаш туган авыл. Ул исә Чуашстаннан чыккан бердәнбер татар классик язучыбыз, әмма бүгенге көндә аңа игътибар юк диярлек. Шулай ук, бу авылда кайчандыр Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы режиссер Тәфкил Хәмдиев җитәкчелегендә бердәнбер татар халык театры эшләгән. “Түгәрәк өстәл”дә исә, әлеге танылган шәхесләребез традицияләрен дәвам иттереп, шушы авылда татар мәдәниятен үстерү концепциясе булдыру өстендә эшләячәкбез”, - ди Чуашстанның Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Оештыручылар әйтүенчә, авылда Фәтхи Бурнаш музеен булдыру, авыл урамнарының берсенә аның исемен бирү дә каралачак.