Латвиядә узган Сабан туенда Татарстан җырчылары чыгыш ясаган

Латвиядә узган Сабан туенда Татарстан җырчылары чыгыш ясаган

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). «Чишмә» Латвия татар-башкорт мәдәни үзәге Ригада урнашкан милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе җирлегендә Сабан туе бәйрәмен уздырган.

600дән артык кеше катнашкан милли бәйрәмгә дип Литва татарлары берлегеннән - 80 кеше, Эстониядән – 32 милләттәшебез, шулай ук Вентспилс һәм Даугавпилстан да кунаклар, Латвиядәге Рус җәмгыятеннән һәм башка милләт вәкилләре килүе бәйрәмгә ямь өстәгән. Сабантуйда Россиянең Латвиядәге илчесе Виктор Калюжный да булып киткән.

Һәрвакыттагыча Сабан туенда төрле уеннар оештырылган, көрәш узган. Җиңүчегә тәкә бүләк ителгән. Әмма иң күңеллесе концерт булган. Чөнки милләттәшләребезне Татарстаннан җырчы Венера Ганиева, Илдар Кыямов, баянчы Рамил Курамшин үз чыгышлары белән сөендергәннәр. Билгеле булганча, Татарстан җырчылары бу көннәрдә Латвиядә узган Рәшит Ваһапов исемендәге II Халыкара фестивальдә дә катнаштылар.