Татар Штабы активистлары Калуганың махсуслаштырылган балалар йортында булды

Балалар өчен иң мөһиме - игътибар.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Мәскәүнең татар Штабы активистлары Калугада балалар өчен бердәнбер махсуслаштырылган балалар йортында булды. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә."Кемнеңдер үз йорты, әтисе һәм әнисе, абыйсы һәм сеңлесе бар, ә кемгәдер балалар йортында яшәргә насыйп булган. Һәр кешенең мондый балаларга ярдәм итү мөмкинлеге бар.  ️Балалар өчен иң мөһиме - игътибар. Игелекле эшләргә битараф калмагыз. Татар штабы бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерә", - дип яза матбугат хезмәте.