news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган як шигърияте — 2021» сәнгатьле уку бәйгесенең финалистлары билгеле

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы тарафыннан уздырылды.

«Туган як шигърияте — 2021» сәнгатьле уку бәйгесенең финалистлары билгеле
https://tatar-congress.org/

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 13 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында IV республикакүләм «Туган як шигърияте — 2021» сәнгатьле уку бәйгесенең жюри тарафыннан финалистлары билгеләнде.

Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган бәйге 5-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйгенең төп максаты — республикада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатын тарату, туган телгә, сәнгатьле сүзгә игътибар юнәлтү, мәхәббәт тәрбияләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100