Казахстанда өйдә утырганда ризык әзерләү проектында чәкчәк пешерергә өйрәттеләр

Бу проектта башка халыкларның милли ашларын да табып була.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстанда #готовимвместедома дип аталган өйдә утырганда ризык әзерләү проектында татар чәкчәге тәкъдим ителде. Чәкчәк рецепты Казахстан халыклары Ассамблеясы сайтында урнаштырылган.

Усть-Каменогорск шәһәренең татар этномәдәни берләшмәсе вәкиле Оксана Калиакперова татар халык ризыгы - чәкчәк пешерде.

Шулай ук әлеге хештег белән поляк халыклары ашлары, лагман, плов, атлама рецептларын табып була.