Санкт-Петурбургта Сабан туе июнь азагында үткәреләчәк

Беренче тапкыр бу милли бәйрәм Санкт-Петербургта 1913 елда Йосыпов бакчасында уздырылган.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петурбург шәһәрендә быел Сабан туе 29 июньдә узачак. Бу хакта студентлар белән очрашу барышында җирле Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәис Яркәев хәбәр итте, дип яза чарада катнашкан җырчы Альбина Ишмурзина.  Бәйрәм Ленинград өлкәсе Всеволожский муниципаль районының Энколово авылында үткәреләчәк. Беренче тапкыр бу милли бәйрәм Санкт-Петербургта 1913 елда Йосыпов бакчасында уздырылган. 1932 елдан башлап ул даими үткәрелә. 1956 елдан алып Сабан туе Ленинград өлкәсенең Всеволожский муниципаль районы Энколово авылында бәйрәм ителә.