Краснодар шәһәрендә татар шигърияте көне узачак

Чарада татар шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырачаклар.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). 21 апрельдә Краснодар шәһәрендә Татар шигърияте көне узачак. Бу хакта Краснодар татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.Әдәби кичәдә татар шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырачаклар. Программада шигырьләр уку, концерт номерлары каралган.Татар шигърияте көнен Краснодарның “Болгар – К” татар иҗтимагый оешмасы уздыра.Чара 21 апрель көнне, 12:00 сәгатьтә Краснодар өлкәсенең Милли мәдәни үзәгендә булачак.