Галим: Казах шагыйре Абайга белемне татар укытучылары биргән

XIX–XX гасырларда татарлар казахларны мәгърифәтле итә, диде Хатыйп Миңнегулов.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Казахстан шагыйре Абайга башлангыч белемне татар укытучылары бирүен әйтте.

Искетам җәйләвендә әтисе ачкан мәдрәсәдә аңа татар мөгаллиме Габитхан белем бирә. Аннан соң ул Сәмәй шәһәренә укырга күчә. Биредә шактый гына татарларның, аеруча сәүдәгәрләрнең, яшәве мәгълүм. Алар казахлар арасында белем-мәгърифәт таратуда да мөһим роль уйнаган», — диде Хатыйп Миңнегулов Татар китабында «Борынгы чордан — Яңа заманга» лекциясендә.

Галим Абайның бу каладагы укымышлы татар мулласы Әхмәт Риза мәдрәсәсендә татарлар белән бергә өч ел укуын, татарча китаплар, бигрәк тә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләре белән ныклап танышуын искәртте.

«Бу хакта Казахстан галимнәре Казахстанда XIX–XX гасырларда бердәм белем бирү системасы таралмаган вакытта, татарлар казахларны мәгърифәтле итә. 1863 елга Сәмәйдә тугыз татар шәхси мәктәбе эшли. ХХ гасыр башына Сәмәйдәге татар уку йортларының саны уникегә җитүе хакында яза», — дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов. 

Татар китабы йортында уздырылган лекцияләрне бер айдан соң univer.tatar сайтында карап булачак.