Лениногорск мәдәният сараенда утырмага җыелдылар

«Айсылу» балалар театры борынгы йола «Бәби ашы» күренешен тәкъдим итте.

(Лениногорск, 14 март, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск шәһәре мәдәният сараенда татар гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан «Кич утыру — утырма» узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырмага мәдәният-сәнгатькә гашыйк лениногорскилылар җыелды. Кичә «Айсылу» балалар театры, «Ак калфак» оешмасы белән берлектә бик күңелле итеп үтте.

«Айсылу» балалар театры элеккеге йола «Бәби ашы» күренешен тәкъдим итте.

«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары шулай ук үз осталыкларын, җырга, биюгә сәләтләрен күрсәтте.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикованың коймак пешерү буенча мастер-классы кичәне тагын да җанландырды,