Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында татар ашлары турында сөйләделәр

Әлеге чарада «Тәмле уку» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

(Алабуга, 14 март,"Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Татарстанның милли ризыклары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Китапханә хезмәткәрләре татар ашлары тарихы, кызыклы һәм төрле ризыклар (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый һәм башкалар) турында сөйләде, видеофильмнар күрсәтте.

Әлеге чарада «Тәмле уку» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.