Омскида Муса Җәлил әсәрләрен иң яхшы сөйләүчеләрне ачыклыйлар

Өлкәдә җиденче тапкыр "Җәлил укулары" бәйгесе узачак.
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 15 февраль көнне, Омск шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге бәйге үтә. Бу хакта җирле "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Җәлил укулары" өлкәдә җиденче тапкыр узачак. Районкүләм конкурста өлкәнең татарлар күпләп яши торган өч районыннан балалар катнашуы көтелә, диелә хәбәрдә.