Эшкуарларны милли мәнъфәгатьләргә ярдәмгә чакырдылар

Эшкуарларны милли мәнъфәгатьләргә ярдәмгә чакырдылар

(Самара, 14 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самараның “Туган тел” оешмасы һәм Шәһәр милли-мәдәни мохтәрияте күмәк утырышта эшмәкәрләрне милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә җәлеп итү мөмкинлекләрен тикшерделәр. Килеп туган шартларда милли мәгарифне бары тик алар гына әйди ала, дигән фикер мәҗбүр итте мондый чарага.

Самарада “Яктылык” бердәнбер татар мәктәбендә укырга теләүчеләр бихисап – 700 чамасы гариза бар. Ләкин кечкенә бинага нибары 252 бала гына сыя ала. Шәһәр күләмендә балалар саны һаман кими барганда, биниһая зур мәктәп биналары яртылаш кына кулланылуга да карамастан, татар мәктәбенә аның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек бина һаман табылмый. Мондый шартларда казна акчасына йөз тоту авыр. Җыелышта байларыбызны барладылар, алардан нинди ярдәм көтәргә булуы ачыкланды. Һәм алар белән эш алып баруга аерым активистлар билгеләнде.

Хәер, болай да кайбер милләтпәрвар байларыбыз мондый изге эштән читтә тормый. Шуларның берсе - Сәүдә йорты хуҗасы Әүхәдетдин Канюкаев. Ул болай да изге эш белән мәшгуль: Татарстан тауарларын сатып, республикабызның дәрәҗәсен күтәрүгә үз өлешен кертә, аның икътисадына да ярдәм итә булып чыга. Шул егетебез “Яктылык” мәктәбендә “4”ле һәм “5”легә генә укучы, ана телен иң яхшы белүче балаларга махсус стипендия бирергә карар кылды. Һәм иң мөһиме - һәр сыйныф укучылары үзләре арасыннан стипендиягә лаеклы укучыны үзләре билгели. Беренче 1000 сумлык стипендиягә 9нчы сыйныф укучысы Разия Гыйлаҗева лаек булды. 11нче сыйныфтан Алсу Хуҗиевага, 6нчы сыйныфтан Рәнис Кормаевка һәм 5нче сыйныфтан Асия Хәбибуллинага - бишәр йөз сумлык стипендия билгеләнде.