Американың данлыклы китапханәләрендә татар язучыларының да китаплары бар

Американың данлыклы китапханәләрендә татар язучыларының да китаплары бар

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Американың иң абруйлы саналган китапханәләрендә кайбер татар язучыларының да китаплары кулланышта икәнлеге мәгълүм булды. Әйтик, дөньяда иң зурлардан саналган АКШ Конгрессы Китапханәсендә танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 9 китабы бар икән. Аның шулай ук Принстон университеты китапханәсендә - 3, Нью-Йорктагы Колумбия университеты китапханәсендә - 7, ә Гарвард университеты китапханәсендә - 12 китабы булуы мәгълүм. Соңгысында исә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин китаплары саны хәтта 14кә җиткән. Бу мәгълүматларны Принстон каласында яшәүче күренекле милләттәшебез Вил Мирзаянов эзләп тапкан. Һәм иң гаҗәбе - үз китапларының мондый язмышы турында әлеге мәртәбәле авторлар үзләре дә белмәгән.

Вил әфәнде фикеренчә, әгәр галим кеше өчен аның фикерләренең фәнни журналларда еш кулланылуы зур мәртәбә саналса, язучылар өчен дөньяның танылган китапханәләрендә үз китаплары да укылуы шулай ук танылганлык күрсәткече була ала.