Ульяновскида татар журналистларын бүләкләгәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов Ульяновскиның «Өмет» газетасы редакциясендә булган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов Ульяновскиның «Өмет» газетасы редакциясе журналистларына бүләкләр тапшырган.

«Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, ул татар журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән.