Китапханәгә китаплар бүләк ителде

ТРның Уралдагы Даими вәкиллеге китапханәсенә Земфира Нәбиева татар һәм башкорт телендә язылган китаплар бүләк итте
(Екатеринбург, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Яңа ел бәйрәме алдыннан Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллеге Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез Земфира ханым Нәбиевадан көтелмәгән бүләк алды: чәчләренә көмеш йөгерә башлаган мөлаем татар апасы йөздән артык татар һәм башкорт телендә язылган китапларны вәкиллекнең китапханәсенә бүләк итте.
Китапларның сайлап кына җыелганлыгыннан, пөхтә итеп саклануларынннан китап хуҗасының аларга нык бирелгән булганлыгы бер караудан ук күзгә ташлана. Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Ахунов һ.б. бик күп танылган авторларның китаплары, татар халык авыз иҗаты байлыклары, шигърият тупланган җыентыклар, сүзлекләр, китапханә киштәсендә һич кенә дә артык түгел шул.
Бүләкләр хуҗасы белән якыннан аралашкач, китапларны Земфира ханымның ире Зияф ага бик кадерләп җыйганлыгы ачыкланды. Ул кырык ике ел буе шәһәребездә “Водоканал” компаниясендә инженер булып эшләгән. Кечкенәдән үк китапка гашыйк булган Зияф ага, гомере буе кая гына барса да китап төяп кайта торган булган, буш вакытларында кулына һәрвакыт китап алган.
Зияф ага лаеклы ялга чыккач та туган ягы - Башкортстанның Яңавыл районы Иске Кодаш авылында мәктәп балалары өчен китапханә ачырга уйлый. Әмма ел саен туган авылында балалар санының күзгә күренеп кимүе аны бик нык хафага сала. Соңгы елларда ул: “Бу китапларны авылга алып кайтсаң, анда аларны укучы гына да табып булмый бит”, - дип еш кына пошына торган булган; әмма үзе, җае чыккан саен, я китап кибетләренә кереп, я таныш-белешләре аша татар һәм башкорт телендә язылган китаплар сатып алып, шәхси китапханәсен тулыландырып торган.
Моннан дүрт ел элек Зияф ага урамга һава суларга чыккан җиреннән кире кайтмый: аның кинәт кенә йөрәге тибүдән туктый.
Земфира апаның сөекле ире җыйган китаплары ятим булып калалар. Ул аларны кемгәдер тапшырырга уйлый. Быел ТР Даими вәкиллеге бинасында татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе яңадан эшли башлаганын ишеткәч, Земфира ханым, яшь буын белем серләренә тагын да тизрәк өйрәнсен дип, ире җыйган китапларны вәкиллекнең китапханәсенә тапшырырга карар итә. “Китапларның чыннан да китап яратучылар, китапның кадерен белүчеләр кулына һәм иң мөһиме – татар телен өйрәнергә теләүче яшь буынның кулына эләгүенә мин генә түгел, якты дөньядан киткән ирем дә нык шатланыр”, - ди Земфира ханым.