Гаяз Исхакыйның эшен дәвам итүче танылган журналист Гали Акышка - 90 яшь

Ватан туфрагыннан читтә яшәп, гомерен милли көрәшкә багышлаган татар халкының батыр йөрәкле улы Гали Акышка бүген 90 яшь тула
(Истанбул, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген татар дөньясының күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган журналисты Гали Акышка 90 яшь тула.
Бу уңайдан Татарстанның Төркиядәге тулы вакәләтле вәкиллеге Әнкара каласындагы “Казан төрекләре” җәмгыяте бинасында махсус кичә оештырырга җыена. Анда Төркиядә яшәүче милләтттәшләребезнең дә катнашуы көтелә.
Олпат зат Гали Акышны олуг юбилее белән котлап, “ТҮМАТА” төрки халыкларның музыкасын өйрәнү ансамбле кечкенә концерт күрсәтәчәк.
Әлеге кичәдә Гали Акышны 90 яшь тулу нисбәтеннән Татарстан дәүләте җитәкчеләре җибәргән тәбрикләр дә укылачак.
Гали Акыш 1918 елның 14 гыйнварендә Манчьжуриянең (Кытай Халык Республикасы) Хайлар шәһәрендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне ул андагы мөселман-татар мәктәбендә ала, соңыннан укуын рус гимназиясендә дәвам итә. 1940 елда Төркия ватандашлыгына кабул ителгәннән соң, Истанбул университетына укырга керә, икътисад бүлеген тәмамлый.
Гали Акыш татар дөньясына озак еллар Алманиядә эшләп килүче “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең талантлы журналисты буларак танылды. Ләкин ул бөтен гомерен татар халкының бәйсезлегенә атаган, күренекле язучы Гаяз Искахыйның юлын тугрылык белән дәвам итүче җәмәгать эшлеклесе дә. Соңгысы, мөгаен, Гали абзыйның 70 еллык тормышының көнен-төнен тәшкил иткәндер. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман татар-төрек халыкларының язмышын кайгырта, милләтебез өчен җан атып көрәшүен дәвам итә. Инде саулыгы мактанырлык булмаса да, кулыннан каләмен төшерми, бернинди куркуга бирешмичә, кыйммәтле вә кискен фикерләрен кәгазьгә теркәп калдырырга, аларны яшь буынга җиткерергә тырыша. Ярдәмчесе, журналист Сәгыйт Хәйри тарафыннан оештырылган “Милли максат” интернет сәхифәсендә Гали Акышның әлеге язмалары даими рәвештә басылып килә.
Өстәп шунысын да белдерәсе килә, атаклы журналист, ялкынлы җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш турында аның үз каләме белән язылган “Исемдә калганнар” китабыннан да укып белергә мөмкин. Ул татар һәм төрек телләрендә нәшер ителде.