Тәтеш укытучысы республиканың ике мәртәбәле бәйгесендә дипломга ия булды

Ирина Михеева педагогларның «Минем иң яхшы дәрес» һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

(Тәтеш, 13 ноябрь, Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Михеева педагогларның «Минем иң яхшы дәрес» һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә республиканың 13 районыннан педагоглар катнашты. Укытучылар, тәрбиячеләр, психологлар, өстәмә белем бирү үзәге педагоглары һөнәри оешмада үзләренең иң яхшы идеяләре, аралашу һәм иҗат шатлыгы белән уртаклаша алды.

«Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте «Җир — безнең йорт» дигән иң яхшы проектка бәйге нәтиҗәләрен ясады.

Ирина ­Юрьевна үсеп килүче буында актив тормыш карашы булдыруга юнәлтелгән Җир Хартияләре идеясен киң җәелдергәне, табигатькә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләгәне, кешенең универсаль ­хокуклары, икътисади гаделлек һәм дөнья мәдәниятен киң җәелдергәне өчен «Экология тәрбиясе һәм мәгариф» номинациясендә II дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде. 

Бәйгеләрнең бүләкләү тантанасы Казандагы гимназиядә һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.