Екатеринбург татар яшьләре караокеда татар җырлары башкарган

Мондый форматтагы кичәне декабрь аенда да уздырырга ниятлиләр.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Екатеринбург татар яшьләре үткәргән "Караоке кичә"дә популяр татар җырлары яңгыраган. Бу хакта җирле милләттәшләрнең "Яшен" клубы хәбәр итә. 
 
Кичәдә яшьләр татарча хит җырлар, дуэтлар башкарган. Шулай ук җырларга яратучылар арасында бәйге оештырылган. Биергә оста булган татар яшьләрен дә ачыклаганнар. "Ачык микрофон", фотосессия дә үткәрелгән. 
 
Мондый форматтагы кичәне декабрь аенда да уздырачаклар, диелә хәбәрдә.