Мәскәү яшьләрен "Мәскәү - Татарстан күпере" форумына чакыралар

Форумда Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькә кадәр яшьләре катнаша ала.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 ноябрь көнне Мәскәүдә Өченче татар яшьләре форумы узачак. "Мәскәү - Татарстан күпере" дип исемләнгән чарада Татарстан җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Гадәт буенча, яшьләр каршында Татарстанның танылган шәхесләре чыгыш ясаячак. Алар үзләренең уңыш сере белән бүлешәчәк.

Форумның күңел ачу өлешендә танылган татар артистлары һәм иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак.

Форумда Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькә кадәр яшьләре катнаша ала. Моның өчен регистация генә үтү сорала.