Уфада күренекле артист Шамил Рәхмәтуллинны искә алалар

Шамил Рәхмәтуллинның тууына - 80 ел. Шушы уңайдан Уфада олы талант иясен искә алу чаралары башлана

(Уфа, 13 октябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле театр актеры, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Шамил Рәхмәтуллинның тууына 80 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада олы талант иясен искә алу чаралары башлана.
Шамил аганың туганнары һәм актер гомере буе хезмәт иткән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының бер төркем артистлары, Уфадагы мөселман зиратына барып, остазлары каберенә чәчкәләр салды. Зират эчендәге «Гуфран» мәчетендә милли театрның горурлыгы булган шәхеснең якты рухына дога кылдылар.
Шамил Рахман улы Рәхмәтуллин үзенең талантын бигрәк тә комедияләрдә, көлкеле драмаларда тулырак ачты. Аны сәхнәдә күрү белән үк, тамашачыларның йөзенә елмаю чыга иде. Талантлы артист сәхнәдә сынландырган Хуҗа Насретдин, Низами, Әбләй образлары милли театрның алтын фондына керде.
Шамил Рәхмәтуллин талантлы актер гына түгел, ә оста режиссер һәм драматург та иде. Режиссер буларак, Шамил Рәхмәтуллин «Шомбай», «Күктән төшкән бәхет», «Килен» спектакльләрен сәхнәләштереп дан алды. Ә драматург Шамил Рәхмәтуллинның «Әҗәл алдыннан», «Түгелмә, шатлыгым», «Карлыгачлар» пьесалары Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, ә башка төбәкләр сәхнәләрендә дә куелды.
Күренекле сәнгать остасы истәлегенә багышлап оештырылучы чаралар аның туган ягы Әлшәй районында да үтәчәк.
Бүген кич исә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында олы талант иясен искә алу кичәсе оештырыла. Анда тамашачылар игътибарына Шамил Рәхмәтуллин сәхнәләштергән “Их кәләше дә, кәләше!” спектакле тәкъдим ителә.