Чиләбедә беренче тапкыр татар балалары өчен җәйге лагерь оештырыла

Лагерьга Татарстаннан тәҗрибәле әйдаманнар чакырганнар.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Чиләбедә беренче тапкыр татар балалары өчен этномәдәни лагерь эшли башлый. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итә. 
 
Лагерьга 7-16 яшьлек балалар чакырыла. Алар татар мохитендә ана телен, татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны өйрәнә алачак. Шулай ук оештыручылар җыр һәм бию буенча дәресләр, кызыклы чаралар вәгъдә итә. 
 
Смена 3 августта ачыла һәм 12 августка кадәр дәвам итәчәк. Әйдаман буларак анда Татарстан вәкилләре эшләячәк, диелә хәбәрдә.